“Йөрәктән йөрәккә”

19 нчы октябрь көнне, Исергәп авыл Мәдәният йортында, Мәдәният йорты, “Ак калфаклар” оешмасы, китапханә катнашында “Йөрәктән йөрәккә” дип аталган фольклор кичә үткәрелде.

Чара сугышка китәчәк ир-егетләргә багышланган иде.Кичәгә килгән өлкән яшьтәге апалар бәйләм бәйләп, йон эрләп, балаларга халкыбызның гореф-гадәтеннән үрнәк күрсәттеләр. Бәйләнгән һәм бәйләнәчәк йон оекбашлар, бияләйләр, ярдәм йөзеннән, сугышчыларга озатылачак. 95 яшьлек авылдашыбыз, тыл ветераны Бибигөл Батраева үз куллары белән бәйләп оекбаш җибәргән. Кичә, гармунга кушылып, татар халык җырлары белән үрелеп барды. Күңел түрләренә үтеп керерлек итеп сугышчыларыбызга теләкләр әйтелде, догалар кылынды. Китапханәче яңа китаплар белән таныштырды.

joraktan jorakka1

joraktan jorakka3

 

joraktan jorakka4

 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан