“Халык бердәмлеге- ил бердәмлеге”

Создано 07.11.2022 14:48

3-нче ноябрь көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көненә багышлап, 10-12 яшьлек китап укучылар өчен, “Халык бердәмлеге- ил бердәмлеге” дип аталган уенлы танып белү чарасы үткәрде.

Чара барышында китапханәче бәйрәмнең тарихы, шуның турында китаплар белән таныштырды. Катнашучы балалар викторина сорауларында, мәкаль-әйтемнәр белүдә көч сынаштылар, геройларга куелган һәйкәл пазлы җыйдылар, электрон презентация  карадылар, ил бердәмлеге өчен көрәш аренасында билгеле исемнәрне танып белделәр. Чара ахырында “Без-бергә! Без–бердәм!” плакатында эзләрен калдырдылар.

edinstvo isergap3 result

edinstvo isergap4 result

edinstvo isergap6 result

Нравится