«Туган ягым каеннары»
- Подробности
- Создано 10.01.2023 11:56
9-нчы гыйнвар көнне, Татар Кандызы авыл китапханәсендә “Мирас” клубының 2023 елда беренче очрашуы булып узды. Кичә Илдар Юзеевның тууына 90 яшь тулуга багышланган иде.
Китапханәче «Туган ягым каеннары» дип исемләнгән кичәдә шагыйрьнең биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Катнашучылар авторның тормыш һәм иҗади эшчәнлегенә багышланган викторина сорауларына җавап бирделәр. Китапханәче китапларына күзәтү үткәрде.