Шарль Перро әкиятләре буйлап сәяхәт

Создано 16.01.2023 15:18

13-нче гыйнвар көнне, Татар Кандызы авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Шарль Перроның әкиятләре буйлап сәяхәт» дип исемләнгән әдәби викторина үткәрелде.

Чарада балалар язучының иҗаты белән таныштылар, әкиятләр иленә сәяхәт иттеләр. Яратып укый торган әкиятләрне кабат искә төшереп, сорауларга җавап бирделәр, рәхәтләнеп төрле мавыктыргыч уеннарда катнаштылар, әкиятләр буенча әдәби табышмакларны зур кызыксыну белән чиштеләр, тылсымлы предметларның  нинди әкияттән икәнен ачыкладылар.

bibSh Perro20231 result

bibSh Perro20232 result

Нравится