“Китаплар патшалыгы - белем иленә сәяхәт”
- Подробности
- Создано 30.01.2023 15:30
- Автор: Halilova Guzel
28-нче гыйнвар көнне, Татар Кандызы авыл китапханәсендә икенче сыйныф укучылары белән “Китаплар патшалыгы - белем иленә сәяхәт” дип исемләнгән китапханә дәресе уздырылды.
Китапханәче балаларны якыннан китапханә белән, китапны саклау кагыйдәләре белән таныштырды, шулай ук китапларны яратырга, сакларга киңәш бирде. Төрле биремнәр үтәделәр. Китапханәче балаларны "Яңа китап-яңа дус" дип исемләнгән китап күргәзмәсендәге китаплар белән таныштырды, укырга тәкъдим итте. Чара ахырында балалар укытучы апалары белән уку өчен китаплар сайлап алдылар. Китапханәче балаларны әти-әниләре белән дә даими килеп йөрергә чакырды.