Әбием сөлгесе, күңелем көзгесе
- Подробности
- Создано 04.02.2023 11:33
- Автор: Gareeva Ilmira
2023-нче ел, Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы булу уңаеннан, 3 – нче февраль көнне, Мортаза авыл китапханәсе балалар өчен "Әбием сөлгесе, күңелем көзгесе" исемле фольклор кичә үткәрде.
Китапханәче чарага килгән балаларны татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары, сандыктагы хәзинәләр белән таныштырды.Балалар алдан әзерләнгән татар орнамент элементлары белән төрле бизәкләр төзергә өйрәнделәр, аларны әйбер силуэтлары, кулъяулык өстенә төшерделәр һәм кулъяулык чигү буенча мастер-класс алдылар. Чарада "Уңган куллар" түгәрәгенә йөрүче балалар катнашты. "Һәр җәүһәрдә - халкым тарихы" исемле китап - күргәзмәгә күзәтү ясалды.