Әбием сөлгесе, күңелем көзгесе

Создано 04.02.2023 11:33

2023-нче ел, Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы булу уңаеннан, 3 – нче февраль көнне, Мортаза авыл китапханәсе балалар өчен "Әбием сөлгесе, күңелем көзгесе" исемле фольклор кичә үткәрде.

Китапханәче чарага килгән балаларны татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары, сандыктагы хәзинәләр белән таныштырды.Балалар алдан әзерләнгән татар орнамент элементлары белән төрле бизәкләр төзергә өйрәнделәр, аларны әйбер силуэтлары, кулъяулык өстенә төшерделәр һәм кулъяулык чигү буенча мастер-класс алдылар.  Чарада "Уңган куллар" түгәрәгенә йөрүче балалар катнашты. "Һәр җәүһәрдә - халкым тарихы" исемле китап - күргәзмәгә күзәтү ясалды.

san2

san3

 

 

 

Нравится