Сталинград сугышы- җиңүгә борылыш

Создано 04.02.2023 14:15

3- нче февраль көнне, Исергәп авыл китапханәсе, авыл Мәдәният йорты белән берлектә, Сталинград сугышында җиңүнең 80 еллыгына багышлап, урта яшьтәге мәктәп балалары өчен "Сталинград сугышы- җиңүгә борылыш" дип исемләнгән мәгълумати чара үткәрделәр.

Бөек Ватан сугышы тарихында гына түгел, Икенче бөтендөнья сугышы тарихында тамырдан борылыш булган әлеге сугыш совет халкының каһарманлык үрнәге булып тора. Катнашучылар Сталинград сугышы турында кыскача мәгълумат алдылар. Сугышка караган коточкыч саннар белән таныштылар. Китапханәче “200 көнлек батырлык үрнәге”исемендә китап күргәзмәсе белән таныштырды. Күргәзмә аша катнашучылар Сталинград сугышында катнашкан авылдашыбыз, район Сталинградчылары, Татарстанлыларның Сталинград  сугышындагы катнашы турында мәгълуматлар белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, Сталинрад сугышы турында видеодәрес карадылар.stal1stal3

stal4

stal5

 

Нравится