“Сәламәтлеккә 100 киңәш”

Создано 04.02.2023 10:32

 

3-нче февраль көнне, Исергәп авыл китапханәсе, авыл Мәдәният йорты белән берлектә, авыл яшьләре өчен, “Сәламәтлеккә 100 киңәш” исемле викторина үткәрделәр.

Сәламәтлек – ул кешенең иң зур байлыгы. Озак һәм бәхетле яшисе килсә, һәр кеше иң беренче чиратта үзенең сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш. Чарада катнашучы яшьләр, китапханәченең кереш сүзеннән соң, сәламәтлек, сәламәт яшәү рәвеше, спорт, дөрес туклану буенча төзелгән викторина сорауларына җавап бирделәр, сәламәтлек буенча китаплар белән таныштылар. Викторина сорауларына иң күп дөрес җавап бирүче егетебез китап белән бүләкләнде.

salamatka 100 kinash2

 

salamatka 100 kinash3

salamatka 100 kinash1

 

 

Нравится