4-нче март көнне Салих авыл китапханәчесе клуб хезмәткәре белән берлектә “Хатын – кызлар язгы чәчәкләр!" дип аталган әдәби музыкаль кичә үткәрделәр.
Кичәдә авылыбызның оста куллы, җитез хатын –кызлары катнашты,үзләренең аш-суга, кул эшләренә осталыкларын, күрсәттеләр хатын-кызларга багышланган шигырьләр укыдылар. Кул эшләреннән һәм открыткалардан ясалган күргәзмәгә күзәтү ясалды.