Язлар матур хатын-кызлар белән...
- Подробности
- Создано 07.03.2023 12:26
7-нче март көнне, Татар Кандызы авыл китапханәсендә «Мирас» клубының чираттагы очрашуы булды. Китапханәче 8-март-Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, «Язлар матур хатын-кызлар белән...» дип исемләнгән ял кичәсе үткәрде.
Китапханәче китап укучы хатын-кызларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырды, бәйрәм белән котлап шигырь укыды, матур теләкләр теләде. Хатын-кызлар төрле уеннарда катнашып, үзләренең осталыкларын, зирәклекләрен күрсәттеләр.