Мирасы халык күңелендә

Создано 17.03.2023 14:30

Татар Кандызы авыл китапханәсендә 16-нчы март  көнне атаклы язучы, галим, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Галимҗан Гыйрфан улы Ибрагимовның тууына -136 ел тулу уңаеннан “Мирасы халык күңелендә” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде.

Китапханәче китап укучыларны язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды, китапларына күзәтү ясады. Чара барышында Г.Ибраһимовның 15 томлык әсәрләре буенча китап укучылар белән әсәрләр буенча әңгәмә үткәрелде.

Ibragimov1

Ibragimov2

Ibragimov3

 

Нравится