Чәчәк ат, туган ягым
- Подробности
- Создано 23.03.2023 09:48
- Автор: Halilova Guzel
21-нче март көнне, Татар кандызы авыл китапханәчесе мәктәптә “Чәчәк ат, туган ягым” дип исемләнгән мәдәни дәрес үткәрде.
Әлеге чарада китапханәче балаларга Татарстанның флаг һәм гербы,үзенчәлекле бай тарихы, милли ризыклары,гореф-гадәтләре һәм халык уеннары белән таныштырды. “Ватаным Татарстан” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.