Баулы өзелмидер хәтер җепләре
- Подробности
- Создано 27.03.2023 15:15
- Автор: Imaeva Asiya
Һәр кешенең туган төбәге бар, һәм кем генә булса да, һәркемнең үзенең туып- үскән җире, анда яшәүче кешеләре, тарихы кызыксындырмый калмый. 16-нчы март көнне ”Баулы. Өзелмидер хәтер җепләре” дип аталган китап белән Салих авылы китап укучыларын таныштырдым. Китапны бик зур кызыксыну белән укыдылар.
Баулы районы авыллары тарихына багышланган китапка Салих авылы турында басылып чыгуы бик сөйенечле хәбәр.
Әлеге китапта авылыбызның тарихы, шәхесләре,терлекчеләре, механизаторлары һ.б турында киң яктыртыла.
Бу китап безгә-бүген гомер итүчеләргә дә, бездән соң килүче буыннарга да кызыклы булыр.