Гаилә - бәхет ачкычы

13 - нче май көнне, Гаилә көне уңаеннан, Мортаза авыл китапханәсендә "Гаилә - бәхет ачкычы" исемле күңел ачу программасы уздырылды.

Китапханәче чарага килгән балаларга гаилә турындагы традицияләр, гореф-гадәтләр турында сөйләде. Балалар гаиләгә бәйле мәкальләр, әйтемнәр төзеделәр, табышмаклар һәм башваткычлар чиштеләр. "Макаронлы могҗиза "исемле уен күңелле, кызыктыручан шөгыль булып чыкты. Һәр  баланың  салават күпере шәхсән матур, кызыклы булды, алар анда үзләренең хис - кичерешләрен иркенләп күрсәттеләр.

"Гаиләм - гомер юлым" исемле китап - күргәзмәгә күзәтү ясалды.

gailya1

gailya3

gailya4

 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан