Гаилә белән китап киштәсе янында
- Подробности
- Создано 16.05.2023 15:12
- Автор: Halilova Guzel
15-нче май көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Халыкара гаилә көненә багышлап, “Гаилә белән китап киштәсе янында” дип исемләнгән гаилә бәйрәме үткәрделәр.
Бәйрәмгә биш гаилә килгән иде. Чара “Йөзгә бер= Сто к одному” телевизион конкурсы тәртибендә оештырылды. Әдәби әсәрләрдәге геройларны, әкияти транспорт чараларын, әкиятләрдәге кошлар, иң усал әдәби персонаж, әкиятләрдән атаклы сәяхәтче һ.б. кызыклы турлардан торган уен- конкурста Дәүләтовлар гаиләсе җиңү яулады. Бәйрәм чәй табыны белән төгәлләнде.