Китап укучы гаилә

15 май -Халыкара гаилә көне буларак билгеләнеп үтелә. Бу уңадайн, Татар Томбарлы авыл китапханәчесе Әхмәтҗанова Эльвира күп балалы Мустаевларның өйләренә барып, алар белән әңгәмә үткәрде.

Бүгенгесе көндә Айрат һәм Зөлфия дүрт бала тәрбияләп, матур итеп гомер кичерәләр.Балаларын яратып, кадерләп дөрес тәрбия бирергә тырышалар алар. Кич белән җыелышып китап укыйлар, рәсем ясыйлар, төрле уеннар уйныйлар. Ял көннәрендә аш-су бүлмәсендә бергәләп тәмлекәчләр пешерәләр. Балалар кечкенәдән хезмәт сөеп, әти-әниләренә ярдәм итеп үсәләр.Һәр баланың яраткан шөгыле бар: Денис, гаиләдә бердәнбер малай бассейнга, шахмат түгәрәгенә йөри. Азалия матур итеп рәсем ясый. Диләрә күбрәк өй җыештырырга, кечкенә сеңлесе белән уйнарга ярата. 3 яшьлек Мәрьям пазллар җыярга оста, китапларны бик ярата. Иң яраткан китабы "Доктор Айболит". Ә китаплар Мустаевлар гаиләсендә би күп. Әти- әниләре алар өчен китапханә почмагы булдырган. Киштәләрдә татарча, русча китаплар,балалар өчен энциклопедияләр урнашкан.Зөлфия үзе дә әдәби китаплар укырга ярата. Китап кибете яныннан тыныч кына үтә алмыйм, еш кына китапларны сатып та алам -ди ул. Даими китапханәгә йөрүче гаиләдә барысы да китап укырга ярата шул, алар китапханәнең чын дуслары. Ел дәвамында үткәргән чараларда да Мустаевлар гаиләсе актив катнаша. Кечкенә Мәрьям икенсе ел рәттән "Иң кечкенә китап укучы"номинациясендә диплом белән бүләкләнде. Икенче сыйныфта укчы Диләрә район күләмендә үткән "Без китапханәне сайлыйбыз" бәйгесендә катнашып, җиңүче булды.Балаларның уңышларында ата-ананың роле бик зур. Чөнки,бәйгеләргә алар барысы бергә әзерләнәләр. бер-берсенә ярдәм итәләр. Китапка мәхәббәтне дә иң беренче чиратта ата-ана тәрбияли.

Мустаевлар китапханәнең даими китап укучылары, алай гына да түгел, иң күп китап укучы гаилә. Китапханәче аларның гаиләсен бәйрәм белән котлап, истәлеккә "Татар халык ашлары" дигән китап тапшырды.

semya1

semya2

semya3

semya4

 

 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан