Галстуклы еллар - күңел түрендә
- Подробности
- Создано 20.05.2023 10:49
- Автор: Halilova Guzel
19 май - Пионерия туган көн. Әлеге истәлекле көн уңаеннан, Татар Томбарлы авыл китапханәсе китап укучылар белән хәтер яңартып алырга, аларны кызыл галстуклы яшьлек елларына алып кайтырга булды.
Китапханәдә "Пионер почмагы" дип исемләнгән тематик күргәзмә ясалды.Китапханәгә килгән һәрбер кешенең муенына кызыл галстук бәйләнде,түшләренә пионер значогы тагылды.Алар үзләренең пионер булган чакларын сагынып искә алдылар, ул вакыттагы күңелле вакыйгалар белән уртаклаштылар.
Бу көнне китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре (пионерлар булып) бергәләп субботникка да чыктылар.