Әдәби кичә "Сөембикә - Азат хатын" журналына 110 ел"

21-нче май көнне, Ташлы авыл китапханәсе, клуб белән берлектә, "Сөембикә"нең юбилеена багышланган "Сөембикә - Азат хатын" журналына 110 ел" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде. Журналның тарихы, яраткан бүлек-сәхифәләр, темалар турында сөйләштек.

Сөембикә» журналына 110 ел!Журналның беренче номеры 1913 елда дөнья күрә. Тарихы мәхәббәттән башланган журнал 110 ел дәвамында хатын-кызлар күңелен яулый.

Журнал үзенең беренче саннарыннан ук, исеменнән күренеп торганча, тормышта хатын-кызлар, гаилә, тәрбия проблемасын яктырта һәм ул хәзер дә шулай. Журнал, әлбәттә, зур үзгәрешләр кичерә, тормыш үзгәрә барган саен аның эчтәлеге дә үзгәрә. Ләкин аның бер темасы - хатын-кызлар темасы үзгәрешсез кала.

 soembika1

soembika2

 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан