Театр фестивале

Создано 19.05.2023 17:39

18 май көнне, Баулы шәһәренең Муса Җәлил мәдәният йортында балалар һәм яшьүсмерләр театрының муниципаль фестивале узды. Бу фестивальда Татар Томбарлы авылының яшь талантлары, "Нур" китап театрына йөрүче  6-нчы сыйныф укучылары да катнашты.

Алар К.Тинчуринның "Казан сөлгесе" комедиясеннән өзек күрсәттеләр. Балалар бар күңелләрен биреп, рольләрне бик оста башкардылар һәм 3 урынга лаек булдылар.

(Театрны сәхнәгә татар теле һәм әдәбият укытучысы Рүзилә Миннеахметова һәм китапханәче Эльвира Әхмәтҗанова бергә әзерләделәр).

teatr festivale1

teatr festivale2

teatr festivale3

teatr festivale4

 

 

Нравится