Юбиляр гаилә - авыл күрке
- Подробности
- Создано 15.05.2023 17:49
- Автор: Halilova Guzel
21 май көнне, Татар Томбарлы авылында гомер итүче Карибуллинар гаиләсе күркәм бәйрәмнәрен - алтын туйларын билгеләп үтәләр.Бу уңайдан, 14 май көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәчесе алар белән очрашып, әңгәмә үткәрде.
Нәкъ 50 ел элек Фәүзия апа белән Сәйрин абый бер-берсен тормыш иптәше итеп сайлаганнар һәм шул көннән бирле, иңнәрен-иңгә куеп, бер-берсен яратып, хөрмәт итеп тормыш юлыннан атлыйлар. Күзләрендә очкын, йөрәкләрендә ялкын янып торган юбилярлар бер-берсен бүлдерә-бүлдерә китапханәчегә тормыш юлларын сөйләп бирделәр, яшь чакларын искә алдылар.
Шулай ук юбиляр гаилә турында "Хезмәткә дан" газетасының 19 май санында укырга була.