"Китап укучының китапханәчегә әверелүе" дублер көне
- Подробности
- Создано 29.05.2023 08:45
- Автор: Halilova Guzel
27-нче май - Гомумроссия китапханәчеләр көне уңаеннан, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә "Дублер көне" үткәрелде.
Эльвира Әхмәтҗанова 6- нчы сыйныф укучыларын китапханәче һөнәре белән якыннан таныштырды, балалар үзләре дә китапханәче эшен башкарып карадылар: яңа китапларның карточкаларын урнаштырдылар, формуляр тутырырга өйрәнделәр, периодика белән таныштылар, руслан программасында эшләп карадылар. Кызларга китапханәче роле ошады, алар үз эшләреннән бик канәгать калдылар.