Сау бул, бакча

Создано 27.05.2023 08:57

26-нчы май көнне Татар Томбарлы авылының "Миләүшә" балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе узды."Сау бул, бакча" дип исемләнгән чарада китапханәче Әхмәтҗанова Эльвира әби ролендә бәйрәмдә катнашты.

Әбекәй балаларны бәйрәм белән котлап изге теләкләрен теләде, аларның чыгышларын сокланып карап утырды.Төрле биремнәр биреп,балаларның мәктәпкә әзерлекләрен тикшерде, дөрес җаваплар өчен күчтәнәчләр таратты.

sau bul bakcha3

sau bul bakcha2

sau bul bakcha1

 

Нравится