Сәләмәтлек - зур байлык
- Подробности
- Создано 31.05.2023 08:37
- Автор: Halilova Guzel
30-нчы май көнне, Мортаза авыл китапханәчесе китап сөюче балаларны Мортаза Фельдшерлык - акушерлык пунктына экскурсияга алып барды.
ФАП мөдире Рәзинә Мөгыйнова балалар белән бик кызыклы әңгәмә алып барды, төрле медицина җиһазлары белән таныштырды. Балалар үзләренең буйларының үлчәмен белделәр, кан йөрешенә бәйле сораулар бирделәр, хәттә ЭКГ үттеләр.
Рәзинә Мөгыйнова көндәлек режим турында сөйләде: иртәнге гимнастика, салкын су белән юыну организм өчен бик кирәк, көч - күәт арттырырга иртән ботка ашарга кирәклеге турында сөйләде.
Балаларга чара бик охшады һәм "Сәләмәт булыйм дисәң" исемле буклетлар тапшырылды.