31-нче май көнне, Мортаза авыл китапханәсе балалар өчен "Бәхетле балачак" исемле күңел ачу программасы уздырды.
Китапханәче чарага килгән балаларны "Җәйге китап аланында" татар халык әкиятләре белән таныштырды, балалар табышмаклар, әйтемнәр бәйгесендә катнаштылар, милли татар уеннарында "Чүлмәк вату", "Капчык киеп йөгерү "," Кашыкка йомырка салып йөгерү" һәм башка уеннарда көч сынаштылар. "Китап укып үсәбез "исемле китап - күргәзмәсенә күзәтү ясалды.