“Рәсемемдә яшел җәй

Һәр елны, җәйнең беренче көнендә матур бәйрәм уза — ул балаларны яклау көне. Балалар өчен бу көтеп алынган бәйрәм, чөнки ул үзе белән җылылыкны гына түгел, ә көтеп алынган җәйге ялларны - каникулларны да алып килә.

 1-нче июнь көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, “Рәсемемдә яшел җәй” дип исемләнгән балалар бәйрәме үткәрделәр.

Бәйрәмчә бизәлгән балалар  мәйданчыгында бәйрәмне Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Хәкимова Р. балаларны бәйрәм һәм җәйге каникуллар башлануы белән котлаудан башлады. Анары китапханәче китаплар аша әкиятләр иленә сәяхәткә чакырды. Иң зирәк китап укучыларга бүләкләр тапшырылды. Балалар мәйданчыгында берсеннән берсе кызыклы уеннар кызганнан кыза барды. Асфальтка төшергән рәсемнәр конкурсында да җиңүчеләр билгеләнде.Күңелле бәйрәм катнашучыларга татлы призлар өләшү белән тәмамланды.

den zashtity detej1

den zashtity detej3

den zashtity detej4

den zashtity detej5

 

 

 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан