Балачак мизгелләре

Создано 02.06.2023 08:37

Баларны яклау көне уңаеннан, Татар Томбарлы авылы балалар бакчасы ишегалдында күңелле бәйрәм үткәрелде. Чараны китапханә, мәдәният йорты һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре бергә әзерләде.

Бәйрәмгә килгән балалар ике команда бүленеп ("Мияу-мияу" һәм "Чи-чи") үзара төрле биремнәрдә ярыштылар, үзләренең осталыкларын, җитезлекләрен күрсәттеләр Китапханәче балалар белән әдәби викторина үткәрде. Чара төрле уеннар, биюләр, бәйгеләр белән үрелеп барды. Бәйрәмгә сюрприз ясап килгән әкият геройлар чараны тагы да бизәп җибәрделәр, балаларның да йөзеннән елмаю китмәде. Бәйрәм барсына да бик нык ошады.

 den zashtity detej1

den zashtity detej2

den zashtity detej3

den zashtity detej5

den zashtity detej6

 

Нравится