Күңелле балачак

1-нче июнь көнне, Балаларны яклау көне уңаеннан, Мортаза авыл китапханәсе балаларны һәм ата-аналарны "Күңелле балачак" исемле фольклор кичәгә чакырды.

 Китапханәче чарага килгән кунакларны бәйрәм белән тәбрикләде, китапханәнең актив укучыларына дипломнар һәм сертификатлар тапшырылды. Чарага килгән балалар әби - бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләрне искә алып, чигү чигәргә өйрәнделәр, рәсем ясадылар, "Әкиятләр илендә" исемле китаптан кычкырып әкиятләр укыдылар. Бәйрәм чарасы тәмле чәй табыны артында тәмамланды. 

 Балаларны татар халкының милли гореф-гадәтләре үрнәгендә тәрбияләү, бик яхшы юнәлеш дип расладылар ата - аналар.

1 iyunya1

1 iyunya2

1 iyunya3

1 iyunya4

1 iyunya5

1 iyunya6

 

 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан