Сабантуй балкышы

1 июнь-Балаларны яклау көне уңаеннан, Татар Кандызы мәдәният йорты каршында балалар өчен “Сабантуй балкышы” дип исемләнгән чара үткәрелде. Бәйрәмне китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре үткәрде.

Татар халкының иң матур бәйрәмнәрнең берсе- Сабан туенда гына уйнала торган уеннар: кашыкка йомырка куеп йөгерү, аркан тарту, чүлмәк вату, балалар күңеленә хуш килде. Алар барысы да бик теләп уеннарда катнаштылар, җырладылар, биеделәр,бүләкләр алдылар. Балалар өчен оештырылган бәйрәм бик күңелле, матур үтте.

 

 detskij sabantuj1

detskij sabantuj2

detskij sabantuj3

detskij sabantuj4

detskij sabantuj5

 

 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан