Табигатьне саклау һәркемнең изге бурычы
- Подробности
- Создано 05.06.2023 08:50
- Автор: Halilova Guzel
3-нче июнь көнне, Мортаза авыл китапханәсе балалар өчен "Табигатьне саклау һәркемнең изге бурычы" исемле экологик сәгать үткәрде.
Китапханәче чарага килгән балаларга табигать күренешләре турында, җәнлекләр һәм үсемлекләр турында сөйләде. Балалар уеннарда актив катнаштылар: "Кош оясы", "Балыкчы", "Бакчачы", "Су ташучы", "Күл ","Рәссам"һәм балыклар, кошлар, үсемлекләр турындагы әсәрләрне кычкырып укыдылар. Балаларга бигрәктә "Бакчачы" уены охшады, алар үзләренең куллары белән чәчәкләр утырттылар,су сиптеләр.
"Табигать - безнең уртак йортыбыз" исемле китап - күргәзмәсенә күзәтү ясалды.