Террорчылык: куркынычсызлык кагыйдәләре
- Подробности
- Создано 04.09.2023 16:04
4 нче сентябрь көнне, Исергәп авыл китапханәсе, 5 нче сыйныф укучылары өчен «Террорчылык: куркынычсызлык кагыйдәләре» дип исемләнгән мәгълумати сәгать үткәрде.
3 сентябрь — Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне. Бу көнне без бер гаепсезгә гомерләре өзелгән террор актлары корбаннарын искә алабыз. Катнашучылар 2004 елда Бесланда булган канлы вакыйгалар турында видеопрезентация карадылар. Тарих һәм “Тормыш куркынычсызлыгы нигезләре” фәне укытучысы Р.Ш.Гафиятуллин балаларга террор куркынычы янаганда үз- үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде. Соңыннан укучыларга террорчылыкка каршы куркынычсызлык буенча белешмәләр таратылды.