Балачак - бәхетле чак
- Подробности
- Создано 25.08.2023 15:35
25 нче август көнне Татар Кандызы авыл китапханәсендә Татарстан Республикасының халык шагыйре Роберт Мөгаллим улы Миңнуллинның тууына 75 ел тулу уңаеннан «Балачак - бәхетле чак» дип исемләнгән әдәби кичә уздырылды.
Китапханәче балаларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән, аның яхшылыкка өндәүче, эчкерсезлек, гаделлек, әти-әниләргә, туган җиргә мәхәббәт кебек матур хисләр тәрбияләүче шигырьләре белән таныштырды, аларның кайберләрен кычкырып укыдылар. Балаларны бигрәк тә аның туган ягының табигате, Сөн елгасының гүзәллеге сокландырды. Китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде, аның шигырьләрен укыды.