Беслан кайтавазы

5 нче сентябрь көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән "Беслан кайтавазы" дип исемләнгән хәтер сәгате уздырды.

Чара барышында китапханәче укучыларга 2004 елның 1 сентябрендә Бесланда булган коточкыч фаҗига турында сөйләде.

Балаларга экстремизм, терроризм төшенчәләрен аңлатканда, толерантлык темасына да әңгәмә үткәрде. көндәлек тормыштан мисалар китерде.

Чара азагында мондый фаҗигалар кабатланмасын дигән теләк белән, балалар һавага шарлар очырдылар.

Beslan001

Beslan002

Beslan003

Beslan004

 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан