"Татарстан - туган төбәгем" китап күргәзмәсенә күзәтү
- Подробности
- Создано 31.08.2023 08:59
30 августта Татарстан Республикасы көне бәйрәм ителә. Әлеге бәйрәм уңаеннан Шалты авыл китапханәсендә китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.
Китапханәче Татарстан Республикасының тарихы, илебезнең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында, халкыбызның күркәм гадәтләре, тәбигать байлыклары һәм башкалар турында сөйләде. Китапханәдә әзерләнгән китап күргәзмәсендә Татарстан турында, аның күренекле шәхесләре, истәлекле урыннары турында сөйләгән китаплар һәм илебезне мактап язган әсәрләр урын алды.