Минем беләсем килә
- Подробности
- Создано 09.09.2023 10:29
Тарих һәм мәдәният - балалар өчен бик кызыклы өлкә. Шунлыктан балаларны тәрбияләүдә халкыбызның гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен өйрәнү һәм аларны куллану мөһим чараларның берсе булып тора. 2023 елда махсус беренче сыйныфлар өчен чыгарылган көндәлек укучыларны Татарстан һәм Россия тарихындагы әһәмиятле вакыйгалар белән таныштыру максатыннан төзелгән. Көндәлек аша балалар дәүләт һәм халык бәйрәмнәре, күренекле кешеләр турында күп мәгълумат алалар, вакытларын планлаштырырга өйрәнәләр.
8 нче сентябрь көнне, Исергәп авыл китапханәсе, беренче сыйныфлар өчен чыгарылган әлеге көндәлеккә багышлап “Минем беләсем килә” дип аталган танып белү сәгате үткәрде.
Беренчы сыйныф укучылары һәм аларның әти- әниләре көндәлек белән таныштылар. Көндәлектә тәкъдим ителгән Бородино сугышы турында мәгълумат алдылар. Сугыш турында лего-мультфильм карадылар. Китапханәче М.Ю. Лермонтовның 1812 елдагы сугышны тасфирлаган “Бородино” китабы белән таныштырды.