Шигьри әкиятләр остасы

8-нче сентябрь көнне, Татар Кандызы авыл китапханәсе башлангыч сыйныф укучылары өчен, Бөек татар халык язучысы, Абдулла Алишның тууына 115 ел тулу уңаеннан «Шигьри әкиятләр остасы» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде.

Кичәдә укучылар Абдулла Алишның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, кычкырып әсәрләрен, әкиятләрен, хикәяләрен укыдылар. Яратып укый торган әкиятләрне кабат искә төшереп, сорауларга җавап бирделәр, уеннарда катнаштылар. Укучылар шулай ук шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган  «Абдулла Алиш – батыр да, язучы да» дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Укучыларга истәлеккә бүләкләр тапшырылды. Кичә азагында яңа кайткан китаплар белән таныштылар.

Alish001

Alish002

Alish004

 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан