Сертотмас үрдәк маҗаралары
- Подробности
- Создано 15.09.2023 14:57
- Автор: Halilova Guzel
14 нче сентябрь көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, А.Алишның тууына 115 ел тулуга багышлап, “Сертотмас үрдәк маҗаралары” дип аталган мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен чара үткәрде.
Чара кычкырып укуның бер төре булган Storysack тибында үткәрелде. Инглиз теленнән тәрҗемәсе- “Хикәятләр капчыгы”. Кычкырып укылган әсәр өстәмә материал белән “җанландырыла”. Балалар йомшак уенчыклар белән әкият геройлары булып рәхәтләнеп уйнадылар. Үзләре дә катнашкач, укылган әкиятләрне балалар бик ошаттылар.