Язучы да Алиш, батыр да
- Подробности
- Создано 15.09.2023 15:57
- Автор: Halilova Guzel
14 нче сентябрь көнне Хансөяр авыл китапханәсе А.Алишның тууына 115 ел тулуга багышлап, “Язучы да Алиш, батыр да” дип аталган чара үткәрде.
Укучылар Абдулла Алишның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, кычкырып әсәрләрен, әкиятләрен, хикәяләрен укыдылар. Яратып укый торган әкиятләрне кабат искә төшереп, сорауларга җавап бирделәр, уеннарда катнаштылар. Укучылар шулай ук шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган «Абдулла Алиш – батыр да, язучы да» дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар.
Укучыларга истәлеккә бүләкләр тапшырылды.