"Татарстан тарихы-безнең тарих" мәдәни дәрес
- Подробности
- Создано 24.10.2023 09:27
23 нче октябрь көнне, Татар Томбарлы мәктәбенең беренче сыйныф укучыларына мәдәни көндәлекләр тапшырылды.
Китапханәче балаларга көндәлекнең ни өчен кирәклеге, аны тутыру тәртибе, көндәлекне саклауның мөһимлеге аңлатты. Укучыларга бу көндәлекнең безнең рухи байлыгыбыз белән якыннанрак танышырга, Республиканың тарихи истәлекле урыннарында, мәдәни чараларында ярдәм итәчәге турында сөйләнелде.












