Укытучылар өчен озын тәнәфес

2023 ел - Россиядә укытучылар һәм остазлар елы. Бу уңайдан, 27 нче октябрь көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә "Укытучылар өчен озын тәнәфес" дип исемләнгән чара үткәрелде.

Чарада авыл мәктәбе укытучылар коллективы катнашты. "Зирәкләр" һәм "Тапкырлар" командаларына бүленеп, укытучылар үзара бәйгедә көч сынаштылар: төрле биремнәр үтәделәр, сораулар җавап эзләделәр, аристлык осталыкларын да күрсәттеләр. Чара ахырында бәйгегә нәтиҗәне жюри әгъзәләре ясады. Ике команда да бертигез баллар җыеп, җиңүчеләр булды. Китапханәче укытучылар коллективына рәхмәт әйтеп, эшләрендә уңышлар теләде, командаларны дипломнар белән бүләкләде, истәлеккә китаплар тапшырды.

 ychitelya001

ychitelya002

ychitelya003

ychitelya004

 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан