Көзге муллык
- Подробности
- Создано 27.10.2023 11:05
Элек-электән әби-бабаларыбыз көзне байлык-муллык фасылы дип атаган. Уңыш бәйрәмнәре үткәрү дә борынгылардан килә.
26 нче октябрь көнне, Шалты авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә “Көзге муллык” уңыш бәйрәме уздырылды.
Балалар үзләренең өйрәнгән шигырь, җырлар, биюләр башкардылар.Төрле кызыклы уеннар уйнадылар, табышмакларга җавап эзләделәр, аеруча яшелчәләрнең, җиләк- җимешләрнең тәмен танып белү уены ошады.













