Борынгыдан калган көнкүреш йолалары, һөнәрләре
- Подробности
- Создано 27.10.2023 11:52
Тормыш–көнкүрештә билгеле бер йолалар үтәү, гореф-гадәтләрне тоту һәм бәйрәмнәр үткәрү барлык милләтләргә дә хас. Гореф-гадәтләр борын-борыннан халык тарафыннан үтәлеп килә торган бәйрәмнәрне, йолаларны үз эченә ала.
26 октябрь, Шалты авыл китапханәсе Мәдәният йорты белән берлектә балалар өчен милли мәдәниятләр һәм гореф- гадәтләр елына багышлап “Борынгыдан калган көнкүреш йолалары, һөнәрләре” исемле танып-белү чарасы үткәрде.
Балаларга май язу йоласын күрсәтүне оештырдылар, май әзерләү өчен кирәкле савыт-саба белән таныштырдылар, өйдә майны ничек ясаганнарын сөйләделәр һәм күрсәттеләр. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар, май ясап карадылар.













