Бердәмлектә безнең көч
- Подробности
- Создано 07.11.2023 08:31
3 нче ноябрь көнне, Исергәп авыл китапханәсе, мәктәп лагерына йөрүче балалар өчен, 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көненә багышлап, «Бердәмлектә безнең көч»дип исемләнгән танып белү чарасы үткәрде.
Катнашучы балалар бәйрәм тарихы белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, бердәмлек турында мәкальләр белүдә көч сынаштылар, шигырьләр сөйләделәр.