Бердәм рух белән без көчле
- Подробности
- Создано 07.11.2023 09:25
3 ноябрь Шалты авыл китапханәсендә Мәдәният йорты белән берлектә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган “Бердәм рух белән без көчле” дип исемләнгән танып-белү сәгате узды.
Балаларга Россия территориясендә күп төрле милләт, үз традицияләре, гореф-гадәтләре белән яшәүләре турында сөйләделәр. Китапханәче презентациягә нигезләнеп балаларга бәйрәм тарихы турында сөйләде.