Нәрсә ул толерантлык?

16-нче ноябрь - халыкара толерантлык көне итеп билгеләнгән. Шул уңайдан 15-нче ноябрь, Шалты авылы китапханәсендә "Нәрсә ул толерантлык?" дигән әңгәмә үткәрелде.

Аралашу барышында китапханәче балаларның «толерантлык» төшенчәсе белән ни дәрәҗәдә таныш булуын ачыклады, шуннан соң балаларны толерантлы аралашу кагыйдәләре белән таныштырды. Толерантлыкның төрле чикләрен – түземлелек, игътибарлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, гаиләдә, коллективта үзара мөнәсәбәтләрне яктыртучы әдәбият тәкъдим ителде.

Tolerantnost001

Tolerantnost002

Tolerantnost003

 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан