«Кызыл тасма» акция
- Подробности
- Создано 02.12.2023 11:07
1-нче декабрьдә, Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көнендә, Татар Томбарлы авыл китапханәсе «Кызыл тасма» акциясе оештырды.
Кан төсендәге элмәксыман тасма СПИДка каршы көрәшкө өндәүче халыкара символ булып тора. СПИДсыз киләчәккә дип кабул итәргә кирәк аны. Бу символ дөньяда зур популярлык казанды.
Китапханәче Әхмәтҗанова Э.Х. 7-8 нче сыйныф укучыларына кызыл тасмалар таратты, СПИДка каршы көрәш символының ныклыгы турында сөйләде.
ВИЧ-инфекциясен профилактикалауга укучыларның игътибарын җәлеп итү максатыннан белешмәлекләр белән таныштырды.