"Йөрәкләрдән чыккан җылылык" тематик кичә
- Подробности
- Создано 08.12.2023 08:57
Инвалидлар декадасы кысаларында, 6 нчы декабр көнне. Татар Томбарлы авыл китапхнәсе һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикләнгән авылдашлары өчен ял кичәсе оештырдылар.
Кунаклар каршында авыл җирлеге башлыгы Миназова Айгөл Мөхәммәт кызы чыгыш ясады. Китапханә мөдире Әхмәтҗанова Э.Х. матур шигырләрен укыды, мәдәният йорты директоры Айгөл Наврузбаева моңлы җырлар башкарды.Чара уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Сәламәтлекләре чикле булып та, яшәү дәрте ташып торган көчле рухлы кунаклар үзләре дә чыгыш ясадылар, уеннарда катнаштылар, төрле яктан үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Чара җылы мохитта бик матур үтте.