Йөрәгеңдә мәрхәмәт

Кеше күңеленә кайвакыт бер җылы сүз, әзрәк игътибар булса да җитә.

 6-нчы декабрь көнне, Мортаза авыл китапханәсе һәм авыл клубы хезмәткәрләре берлектә, физик яктан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән очрашуга бардылар. 

Кырым-Сарай авыл җирлеге башлыгы Дамир Әхтәм улы Шакирҗанов исеменнән изге теләкләрен җиткерделәр һәм күчтәнәчләр тапшырдылар.  Китапханәче сәләмәтлек мөмкинлекләре чикләнгән китап сөючеләргә китаплар бүләк итте. Китап сөючеләр бүләкләрне кабул итеп, зур рәхмәтләрен белдерделәр.

invalidy01

invalidy02

invalidy03

invalidy04

 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан