Китапны –яратыгыз!
- Подробности
- Создано 08.01.2024 15:07
5-нче январь көнне Салих авыл китапханәсендә кечкенә нәниләр экскурсиядә булдылар.
Экскурсиянең максаты мәктәпкәчә яштьтән үк аларны китап белән кызыксындыру, китапка сакчыл караш тәрбияләү. Нәниләрне китапханә, китаплар белән таныштырдык. Аларга китапларны ертмаска, пөхтә итеп тотарга, укырга кирәклеге турында сөйләнде.
Балалар төрле формадагы китапларны, китапханә алдыра торган балалар журналларын бик яратып карадылар.












