"Үткән буын тарихы" музей бүлмәсенә сәяхәт
- Подробности
- Создано 28.01.2024 15:50
- Автор: Халилова Гюзель
26-нче гыйнвар көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәчесе беренче сыйныф укучыары өчен музей бүлмәсенә сәяхәт оештырды.
Чараның максаты: укчыларның күңелендә кечкенәдән милли хисләр уяту, әби-бабайлардан сакланып килгән гореф-гадәтләрне, йолаларны өйрәнү, үткән буын тарихы белән кызыксындыру.
Музей бүлмәсендәге экспонатлар озын юллар, күп куллар аша үтеп киштәләрдә урын алганнар. Аларның һәрберсе кечкенә укучылар өчен ят предмет булып тора. Китапханәче балаларны һәр экспонат белән якыннан таныштырырга тырышты, аларның тарихын сөйләде. Малайларны бигрәк тә көтүче чыбыркысы, чемоданда урын алган бай тарихлы уенчыклар кызыксындырды.














